Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Анкарада Төркиянең иң эре югары уку йортларыннан берсе - «Билькент» хосусый университетында булды. Университетта Татарстан Республикасы икътисады һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.
«Билькент» университеты ишеге төбендәТатарстан Республикасы Президентын безнең республикадан килеп Төркиядә укучы студентлар каршы алды.
Татарстанны тәкъдир итүдә Төркия милли мәгариф министры Нәби Авҗы, Искешәһәр провинциясе губернаторы Гөнгүр Азим Туна, Төркия парламенты депутаты Исмаил Сафи, ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дүсейн Касеинов, «Билькент» холдингы компанияләре җитәкчеләре катнашты.
«Билькент» университеты ректоры Абдуллах Аталлар Татарстан делегациясе әгъзаларына югары уку йорты турында сөйләде. Беренче студентларны ул 1986 елда кабул иткән, ә хәзер монда 13 мең студент белем ала.
Бу югары уку йортында техник, гуманитар, икътисадый юнәлешле факультетлар бар.
Университетның нанотехнологик тикшеренү үзәге, лабораторияләре, үз концерт залы бар.
Абдуллах Аталлар составына шушы университет кергән холдингның башка предприятиеләре турында да сөйләде. Мәсәлән, Tepe төзелеш компаниясе «Алабуга» МИЗда «Шишеджам» һәм «Джошкуноз» компанияләре заводларын төзеде .
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында югары уку йорты җитәкчелегенә республиканы тәкъдир итүне уздырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Төркия белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасында Төркия капиталы катнашында эре проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр күләме 1,5 млрд доллардан артып китә. Ә хәзерге заман җитештерүләре өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, югары квалификацияле кадрлар кирәк.
«Мәгариф һәм фән өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә алмашу - Татарстан өчен өстенлекле юнәлеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, республикада югары мәктәпнең мәктәп белемен яңарту бара, мәктәпкәчә белем үсеш ала. Татарстанда 200 меңгә якын студент белем ала, шул исәптән 5,5 мең чит ил студенты.
«Безгә «Билькент» университетының уку-укыту программаларын төзү тәҗрибәсе бик кызыклы, - дип белдерде Р.Миңннеханов. – Без хәзерге көндә «Иннполис» университетын формалаштырабыз һәм сезнең белән тәҗрибә уртаклаша алыр идек, моның өчен ике югары уку йорты арасында хезмәттәшлекне оештырырга кирәк».
Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров республика икътисадын тәкъдир итте һәм Төркия эшкуарларын төрле тармакларга инвестицияләр кертергә өндәде.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалы турында сөйләде. Республикада корылучы Иннополис ИТ-шәһәре турында ИТ-парк директоры Антон Грачев җиткерде.
Төркия милли мәгариф министры Нәби Авҗы Татарстан белән Төркиянең хезмәттәшлек өчен потенциалы зур булуны билгеләп үтте.
Тәкъдир итү азагында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән «Билькент» университеты арасында үзара аңлашу һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турындагы меморандумга имза салынды.