Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү вариантын күрсәттеләр

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү вариантын күрсәттеләр. Проектны Rixos (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте.

Компания-инвестор бинаны кунакханә итеп үзгәртергә җыеналар, анда шулай ук конференц-зал, спа-комплекс, рестораннар һәм кибетләр урнашачак. Шамов сырхауханәсенең тышкы кыяфәте сакланып калачак.

Рөстәм Миңнехановка катларны, вестибюльне реконструкцияләү вариантлары, конференц-зал үзгәрешләре күрсәтелде. Музей өчен билгеләнгән бүлмәләр дә бар, анда Шамов сырхауханәсе тарихы турында мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук ландшафт эшләре уздырылачак.

Татарстан Президены тәкъдим ителгән проектны хуплады. Ул Казан мэры Илсур Метшинга шушы мәсьәләне, проектны киләчәктә гамәлгә ашыруны тикшереп торырга кушты.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, башта бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне тикшереп чыгарга кирәк.

Моннан тыш, компания-инвестор Казанның Некрасов урамындагы мәйданчыгындагы проектны да гамәлгә ашырырга тели. Рөстәм Миңнеханов шушы мәйданчыктагы проект вариантларын тапшырырга тәкъдим итте. Аларны киләчәктә өйрәнеп нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International