Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Disayn Group Төркия компаниясе директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.
Dizayn Group Төркия компаниясе полимер торбалар һәм торак төзелеше, авыл хуҗалыгы, инженер челтәрләре һәм торбаүткәргечләр өчен компонентлар җитештерә.
Бүгенге очрашуда делегациясе, полимер чимал кулланучы һәм продукция сатучы буларак, Татарстан белән хезмәттәшлек итү турында берничә тәкъдимнәрен тәкъдир иттеләр. Татарстан Президенты, үз чиратында, тәкъдимнәрне хуплады һәм профильле ведомстволарга аларны җентекләп өйрәнергә йөкләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Dizayn Group компаниясен Татарстанда производство ачарга өндәде.