Рөстәм Миңнеханов: Казан ТЭЦ-3не модернизацияләү проекты безнең өчен стартегик әһәмияткә ия

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов GAMA (“ГАМА”) Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Төркия эшкуарларына Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларга карата күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде, һәм ныгып баручы Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең актив рәвештә үсүен билгеләде.

Бүген Татарстан белән Төркия элемтәләре төрле юнәлешләрдә алып барыла, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Якын арада Казанга Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш, Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм башкаларның визитлары көтелә. Моннан тыш, 2015 ел ахырында Казанда Россия һәм Төркия җитәкчелеге катнашында югары дәрәҗәдәге Россия-Төркия хезмәттәшлеге Советын уздыру көтелә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан икътисадына бөтен инвестицияләр күләменең дүрттән бер өлеше Төркия компанияләренә туры килә, дип искәртте Татарстан Президенты, республикадагы уртак предприятиеләрнең күбесе - Төркия капиталы катнашындагы предприятиеләр. “ЕлАЗ” ААҖ мәйданчыгында “Чукурова” компаниясе белән уртактан трактор техникасын җитештерү буенча производство проекты уңышлы гына гамәлгә ашырыла, Төркия компанияләре республика территориясендә пластик торбалар һәм теплицалар производствосын ачарга телиләр («Дизайн Групп», «Мир Холдинг»).

Татарстан Президенты “ГАМА” компаниясенең Казанның ТЭЦ-3 – җылылык электр станциясен моңдернизацияләү буенча проектын уңай бәяләде, алар аны "ТАИФ" ААҖ белән бергә башкаралар. Энергетика – икътисад нигезе, һәм Казанның ТЭЦ-3не модернизацияләү проекты безнең өчен стартегик әһәмияткә ия, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның “ГАМА” белән алга таба да күп кенә кызыклы уртак проектлар булачагына ышануын белдерде.

“ГАМА” вәкиле 1959 елдан башланган компания тарихы турында сөйләде. Бүген бу - 25 илдә, шул исәптән Россия Федерациясендә дә, эшчәнлеген алып барыучы корпорация. Без икътисад, энергетика кебек секторларда, шул исәптән электр станцияләрен төзү, нефть химиясе, нефть эшкәртү буенча эре предприятиеләр төзү һәм башка юнәлешләрдә эш итәбез, - дип әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов, уртак ихтыяҗлар өлкәләрен билгеләү өчен, Татарстан һәм Төркия вәкилләреннән торган эш төркемен булдыруны тәкъдим итте. Татарстан Республикасыннан эш төркемендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов булачак. Татарстан Президенты Төркия эшкуарлары белән хезмәттәшлек үзара файдалы булуына ышануын белдерде.

Казанның ТЭЦ-3 – җылылык электр станциясен моңдернизацияләү буенча проекты турында җентекләбрәк “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2014 ел маенда ТАИФ компанияләр төркеменә керүче “ТГК-16” ААҖ һәм General Electric бүлендек предприятиесе – “ДжиИ РУС” ҖЧҖ “ГАМА” Төркия компаниясе белән партнерлыкта Казан ТЭЦ-3не модернизацияләү буенча контракт имзаладылар. 390 мегаватлык газ-турбина җайланмасын төзү эшләре алып барыла. Нәтиҗәдә ТЭЦ-3 куәте 800 МВт була.

Альбер Шиһабетдинов сүзләренчә, мондый турбиналар әлегә Россиядә юк. “ДжиИ РУС” ҖЧҖ эшләре бәясе 9,2 млрд. сумга исәпләнә, инфраструктура белән бергә проект бәясе 12,5 млрд. сумга исәпләнгән булган (валюталар бәясе артуны исәпкә алып, проект бәясе артачак). Альберт Шиһабетдинов шулай ук билгеләгәнчә, проектны гамәлгә ашыруга акча, шул исәптән алынган кредитлар, бар.

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International