Рөстәм Миңнеханов: Медицина туризмы кебек юнәлешнең потенциалы зур

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи Төркиянең Akin Event компаниясенең бүлендеге «Медитуризм» туризм агентлыгының Казандагы офисында булдылар.

Агентлык эшчәнлеге белән танышу Нихат Зәйбәкчинең Татарстанга эшлекле визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов белән кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.

«Медитуризм» туризм агентлыгының Казандагы офисы 2014 елның июлендә ачылды. Ул клиентлар өчен Төркия Республикасы территориясендә дәвалау һәм шифаханә-курорт яллары оештыра. Компания хезмәктәрләре сүзләренчә, клиентлар илнең иң яхшы клиникаларында медицина тикшерүе уза.

Вакытлыча ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Төркия медицинасы һәм әлеге өлкәдә күрсәтелә торган хезмәт сыйфатына югары бәя бирде. Туризмның бу юнәлеше зур потенциалга ия, дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International