Рөстәм Миңнеханов: Без Төркия партнерларының Россия базарында эшләү өчен старт мәйданчыгы итеп Татарстанны сайлауларын телибез

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында Татарстан-Төркия эшлекле форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «DEIK» Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр советы рәисе Омәр Җиһад Вардан, төрле тармаклардан 20ләп Төркия компаниясе вәкилләре, шулай ук Татарстан дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы Татарстан Республикасының инвестицион, сәнәгать, авыл хуҗалыгы потенциалын чагылдыручы күргәзмәне карадылар.

Татарстан-Төркия эшлекле форумы Татарстанны тәкъдир итүче фильм белән башланып китте. Аннары форумда катнашучыларга «DEIK» Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр советы заказы буенча төшерелгән тәкъдир итү фильмын күрсәттеләр.

Сәламләү сүзе белән форум модераторы – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев чыгыш ясады.

«Без Төркия партнерларының Россия базарында эшләү өчен старт мәйданчыгы итеп Татарстанны сайлауларын телибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап. – Безнең моның өчен барлык инфраструктура булдырылган. Без сезне киңәйтелгән хезмәттәшлеккә чакырабыз».

Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнесменнарына Татарстан Республикасы белән даими кызыксынулары һәм форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Без тугандаш төрек халкы белән багланышларыбызны ныгытуга юнәлгән элемтәләребезне киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез, диде ул.

Бүген Татарстан белән Төркия багланышлары төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашырыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Апрель аенда Төркия Милли Мәҗлесе Рәисенең Татарстанга визиты көтелә, апрель азагында исә Татарстан делегациясе Анкарага барачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда Казанда Россия һәм Төркиянең иң югары вазыйфаи затлары катнашында Россия-Төркия хезмәттәшлек советын уздыру планлаштырыла.

Төркия – Татарстан Республикасының әйдәүче партнерларыннан берсе, республика икътисадына чит илләр инвестицияләренең дүрттән береннән артыграгы Төркия партнерларына туры килә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Төркия компанияләре җитештерүләр ачты. Бүген тагын бер предприятие - «Хәят Кимья» заводы ачылачак.

Татарстанда шулай ук «АлАЗ» ААҖ мәйданчыгында, «Чукурова» Төркия компаниясе белән бергә, трактор техникасы җитештерү проекты, «Эфес» компаниясе җитештерүе һәм башка проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Республика өчен мөһим проектларның берсе – «ТАИФ» ААҖ белән «ГАМА» Төркия компаниясе Казан ТЭЦ-3ен модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру.

Кунакханә бизнесы һәм туризм өлкәсендә «Риксос» Төркия компаниясе белән хезмәттәшлек алып барыла, «Ренессанс» компаниясе дә кызыксыну белдерде, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Бүген үзара хезмәттәшлек җылылк-энергетика секторында, нефть химиясендә, автомобильләр төзелешендә, төзелештә, авыл хуҗалыгында, туризмда актив алып барыла.

«Эшләгән эшләр күп, әмма без бер урында таптанырга тиеш түгел. Уртак бизнес өчен мөмкинлекләр биниһая, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен икътисадый потенциалны кулланырга кирәк».

Республикада узучы масштаблы спорт ярышлары да хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр тудыра, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Әлеге эшлекле форум кысаларында узган һәр очрашуны без контрольдә тотарга тырышырбыз. Шуңа күрә һәр бизнес-проектка ярдәм күрсәтергә кирәк. Безгә уртак мәнфәгатьләрне табарга кирәк, ә безнең Төркия партнерлары белән алар җитәрлек».

Үз чиратында Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы белдергәнчә, ул Татарстанда һәрчак үзен өендәгедәй хис итә, чөнки Татарстан белән Төркиянең уртак яклары бик күп, шул исәптән – мәдәният, тарих, традицияләр. Ул Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспективалары турында сөйләде, Россиянең бу регионы – хезмәттәшлек ягыннан Төркия өчен иң мөһиме, диде.

Бүген Россия – Төркиянең әйдәүче сәүдә партерларыннан берсе, диде Нихат Зәйбәкҗы.

Татарстан белән хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Нихат Зәйбәкҗы Татарстан икътисадына Төркия бизнесы кертемнәре гомуми инвестицияләрнең 25%ын тәшкил итү фактын югары бәяли.

Нотыклар белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «DEIK» Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр советы Омәр Җиһад Вардан, «Хәят» холдингы Директорлар советы рәисе Онур Гүвән һәм башкалар чыгыш ясады.

Форум барышында Теләче муниципаль районы (Татарстан Республикасы) белән Мирбай (Төркия Республикасы) компаниясе арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешү имзаланды. Документка Теләче муниципаль районы башлыгы һәм «Мирбай» компаниясе идарәсе әгъзасы кул куйды.

Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы бизнес-даирәләре вәкилләре арасында адреслы очрашулар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International