Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге Кадыйр Топбашка җирле үзидарә өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек, Казан белән Стамбул арасында халыкара багланышлар үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Стамбул мэры Татарстан-Төркия уртак проектларын алга сөрүдә һәрвакыт актив ярдәм күрсәтә, шулай ук татар диаспорысы үсешенә дә булышлык итә.
Сезнең ярдәм белән Стамбулда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды һәм аның исемендәге парк булдырылды, диде Рөстәм Миңнеханов, 2013 елның июнендә Казанда «Стамбул» паркы ачылды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кадыйр Топбашның өченче мәртәбә Стамбул мэры итеп сайлануы мэр буларак аны халыкның хуплавын күрсәтә.
Зур һәм заманча аэропорт, метро, акыл белән эшләнгән туристлар маршрутлары – болар бар да кешеләрне Стамбулга тартып тора. Юкка гына ел саен 10 млн. кеше Стамбулны туризм урыны итеп сайлап алмый, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Татарстаннан коллегалары да Стамбулга тәҗрибә алмашу, туризмны үстерү мәсьәләләрен өйрәнү өчен бара.
Рөстәм Миңнеханов Кадыйр Топбашның «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты вазыйфасындагы һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасындагы актив эшен билгеләп үтте. Без Стамбул мэриясе белән Казан мэры Илсур Метшин арасындагы хезмәттәшлекне дә югары бәялибез, диде ул.
Бүген Татарстан белән Төркиянең үзара файдалы һәм уңышлы хезмәттәшлеге өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Кадыйр Топбашка һәм барлык Стамбулга уңышлар теләде, киләчәк эшчәнлек дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тагын да ныгытуга юнәләчәк, диде.
Үз чиратында Стамбул мэры Кадыйр Топбаш бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм, бүген аның өчен истәлекле көн, Казан – Стамбул белән тугандаш шәһәр, һәм мин һәрвакыт үземне өйдәгечә хис итәм, диде ул
Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында уңышлы үсә, диде Кадыйр Топбаш. Ул ассызыклаганча, бүген җирле хакимиятләр, җирле үзидарә – «җирнең бәгыре», һәм алар фикерен исәпкә алмыйча бөтен дөньяның киләчәк үсеше мөмкин түгел. «Шәһәрләрнең киләчәктәге үсеше җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек булганда гына мөмкин, - диде Стамбул мэры. – Һәм хакимиятнең бу институтын ныгытырга кирәк».
Стамбул мэры фикеренчә, хәзерге заман шәһәре кешеләре шунда яшәүләренә сөенә алырга тиеш. Шундый шәһәрләрнең генә киләчәге бар, диде ул, үз ресурслары булган шәһәрләр генә үз-үзләрен тәэмин итә ала.