V нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 7 нче утырышында Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе вәкилләре һәм аның рәисе Җәмил Чичек катнашты.
“Татарстанга Җәмил Чичек әфәнденең килүе Төркия-Татарстан парламентара хезмәттәшлегенең яңа этабы башлануны күрсәтә”, - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Утырыш барышында Татарстан парламенты (Россия Федерациясе) һәм Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе арасында меморандум имзаланды. Документка үз имзаларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Садыйк Якуп куйды.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Җәмил Чичек исә парламент трибунасынннан депутатларга мөрәҗәгать итте һәм ТР Дәүләт Советы оешуга 25 ел тулу белән тәбрикләде. “Без бүген имзалаган меморандум Россия белән Төркия элемтәләрен киңәйтүгә зур өлеш кертер һәм Татарстан белән Төркия эшчәнлеген тагын да тирәнәйтер дип ышанасы килә”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин: “Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесенең Татарстандагы, Россиянең Төркиядәге бизнес-партнерларының социаль-икътисади кырын үстерү, активлаштыру һәм инвестицияләр климатын ныгыту инициативасын хуплыйбыз”, - диде һәм 1990 елларда әлеге республиканың Татарстан өчен иң төп тышкы сәүдә партнерларының берсенә әверелүен искәртте.
“Ул елларда сәүдә-икътисад, фәнни-техник, мәгариф һәм мәдәни-гуманитар өлкәдә ике як өчен дә файдалы булган күп гасырларга сузылачак ныклы нигез салынды. Бу процесска ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның, ТР Дәүләт Советы депутатларының, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең Төркиядә еш булуы да зур ярдәм итте”, - диде Татарстан парламенты җитәкчесе. Аның сүзләренчә, Төркия белән Татарстанның автомобиль төзелеше, агач эшкәртү, җиһазлар ясау, пыяла җитештерү өлкәсендә тышкы икътисади бәйләнеш аеруча да ныклы. Быел да уртак проектлар гамәлгә ашырыла башлый.
Җәмил Чичек, үз чиратында, Татарстан белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр ныгуда ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның өлеше зур булуын ассызыклады. “Делегациябез Казанга — меңьеллык шәһәргә килүенә бик шат. Россия белән Төркиянең күптәннән формалашкан һәм ике як өчен дә файдалы булган, үзара хөрмәткә һәм аңлашуга корылган мөнәсәбәтләренең дәвамлылыгына без ышанабыз. Монда төбәкара мөнәсәбәтләрнең дә әһәмияте зур. Россия - Төркия мөнәсәбәтләрендә Татарстан аеруча да зур урын алып тора”, - диде ул һәм Татарстанны уңайлы инвестицияле климатлы һәм бизнес мөмкинлекләр булган төбәк дип атады.
Искәртеп үтәбез: 2014 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Төркия Республикалары арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 508,6 миллион доллар тәшкил иткән. Шуларның 183,2 миллион доллары — экспорт, 325,4 миллион доллары — импорт.