Тукайны Төркиядә зурладылар

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Төркиянең Истанбул каласында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы булды.


Чараны Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиллеге, Истанбул шәһәре мэриясенең “Культур А.Ш.” мәдәни оешмасы, “Татарстан” Сәүдә йорты” булышлыгы белән Истанбулдагы Идел-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте оештырды.

Бәйрәмгә җыелган халыкка сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле А.Ә.Гашыйгуллин, Истанбул шәһәре мэриясенең “Культур А.Ш.” мәдәни оешмасы генераль директоры Невзат Кучук, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Урта Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия төбәк бүлеге генераль секретаре – Истанбул каласы мэры киңәшчесе Мәхмәт Думан, Истанбулдагы Идел-Урал татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы мөрәҗәгать итте. Татарстанның атказанган артисты Х.Ш.Искәндәрова, КМДУның тарих музее директоры - Казанның элеккеге мәдәният идарәсе башлыгы - Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Ә.Ә.Тутаева чараның мактаулы кунаклары булды. Моннан тыш, бәйрәмдә Истанбул каласының татар диаспорасы, иҗат интеллигенциясе һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, Төркиядә белем алучы студентлар катнашты. Автор-башкаручы Рамил Гобәйдуллинның чыгышы чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.

Шигырь бәйрәмендә Тукайның иҗади мирасы, аның татар халкының мәдәниятен һәм телен үстерүгә ясаган йогынтысы турында чыгышлар, татар, төрек һәм башка телләрдә шигырьләр яңгырады.  Төркиядәге татар диаспорасы вәкилләре, Татарстан, Кырым Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән студентлар иҗади, музыкаль номерлар һәм биюләр әзерләгән иде.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган тантаналы чараның нәтиҗәләре буенча бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм чарасы күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International