Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре белән килде

2015 елның 17 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре белән килде. Денизли шәһәрендәге Cardak халыкара аэропортында аны Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Денизли провинциясе губернаторы Шөкрү Коҗатепе белән очраша. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Денизли сәнәгать зонасына барырга һәм резидент компанияләр эшчәнлеге белән танышырга ниятли.

Иртәгә, 2015 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Измир провинциясе губернаторы Мостафа Топрак һәм Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ белән очрашырга планлаштыра. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Эгей регионы Сәнәгать палатасына булачак, анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Маниса провинциясенең оешкан сәнәгать зонасы җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләре белән сөйләшүләр алып барачак.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International