Татарстан һәм Төркия арасында мөнәсәбәтләрнең уңай динамикасын саклап калырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия Республикасының Денизли провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашуда белдерде.
Шулай ук очрашуда Төркия Икътисад министиры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан делегациясе һәм Төркия бизнес-секторы вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кункаларны сәламләү сүзендә Татарстан делегациясенең Төркиягә һәр визиты берничә юнәлеш буенча тәҗрибә алышыну өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады. "Безнең республика территориясендә кече һәм урта бизнес, эре инвесторлар белән багланышларның бүгенге көндә кулланыла торган күпчелек алымнары алданрак сезнең тарафтан сынап каралган”, - дип әйтте ул.
Россия – бик зур һәм гаять зур базарлы ил, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов, шуңа күрә без Төркия эшкуарларын үзебезгә чакырабыз. Ул ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең алдынгы субъектларының берсе. “Без бизнесыгыз динамик үсүе өчен бөтен кирәкле шартларны булдыра алабыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда гамәлгә ашырылучы бөтен Төркия проектлары – уңышлы”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Төркия белән ике яклы үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен төрле яктан ярдәм итәчәк. “Безнең күп нәрсә уртак: дин, тел, мәдәният. Бу Төркия һәм Татарстан бизнесы алга таба да чәчәк атуына ярдәм итәргә тиеш”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Нихат Зәйбәкҗи чыгышында билгеләгәнчә, Россия Федерациясе гомумән һәм, аерым алганда, Татарстан Төркия инвесторларына бизнесларын үстерү өчен иң кызыклы мәйданчык. “Татарстан Республикасы безнең эшкуарлар үсешенә яхшы этәргеч бирә ала. Сүз продукцияне сату базарлары һәм транспорт логистикасы турында бара. Шулай ук Татарстанның Төркия ягына бүген бик тә кирәкле күп төрле табигать ресурслары бар", - дип белдерде Нихат Зәйбәкҗи.
Татарстан территориясендә беренчеләрдән үз җитештерү линияләрен ачкан компанияләр уңышка ирештеләр, дип әйтте ул, алар арасында - "Хәят Кимья", "Кастамону Интегрейтед", "Джошкуноз", "Дизайн Групп".
Министр хәбәр иткәнчә, Төркия өчен бүгенге көндә төп бурычларның берсе – Европа берлегенә керү. “Бу максатка без инде 50 ел ирешергә телибез һәм без аңардан баш тартырга җыенмыйбыз”, - дип белдерде ул. Шул ук вакытта Нихат Зәйбәкҗи ышандырганча, евроинтеграция Төркия партнерлары белән дустанә мөнәсәбәтләрендә чагылмыячак. "Без алга таба да тугандаш республикалар белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, аларның берсе – Татарстан”, - дип ассызыклады ул.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасының сәнәгати һәм инвестицион мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Ә “Алабуга” сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисадый зонаның үсеш темплары һәм “Алабуга” МИЗның потенциаль резидентларына тәкъдим ителүче шартлар һәм льготалар турында сөйләде.