Бүген Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясе губернаторы Мостафа Топрак белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Татарстанның төп бурычы Измир белән мөнәсәбәтләр урнаштыруы икәнен ассызыклады. "Без Төркиянең инде 8 провинциясендә булдык, аларның күбесе белән безнең ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Без күптәннән Измирга җыена идек, ләкин әле генә килеп булды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Россия һәм Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә.
Төркиядә бик күп инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шул ук вакытта сәүдә-икътисадый өлкәдә генә түгел, ә туризм өлкәсендә дә. “Без үз чиратыбызда Төркия Президенты Эрдоган әфәнде һәм аның командасыннан ярдәмен сизәбез”, - дип билгеләде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Измир – Төркиянең сәнәгать-икътисадый секторы үсеше буенча Төркиянең гаять көчле регионы. Бүген Измир – эре сәнәгать үзәге. Һәм без сезнең бизнес-сектор вәкилләрегезнең Татарстанга килеп, бездә үсүен телибез”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Мостафа Топрак Россия регионы буларак Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр үсеше динамикасына шат булуын ассызыклады. Мин Татарстанда Төркия компанияләренең ничек актив эшләве турында күп ишеттем, дип әйтте ул.
Губернатор билгеләгәнчә, Измир провинциясе үзенең сәнәгать-икътисадый мөмкинлекләре буенча Төркиядә өченче урында. “Измир гадәттә Төркия өчен көнбатыш дөньяга “ишек” ролен үти, әмма хәзер ул көнчыгышка да ачык”, - дип белдерде Мостафа Топрак.
Провинциядә сәнәгать произодствосы үскән, дип әйтте губернатор, безнең махусус икътисадый зоналарда потенциаль резидент-компанияләргә бөтен шартлар булдырылган. Без бүген Татарстанда да андый эш алып барылганын беләбез. “Татарстан һәм Измирның охшаш яклары күп, шуңа күрә төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итүебез турында әйтеп була”, - дип ышанып әйтте Мостафа Топрак.
Измирның төп өстенлекле үзенчәлеге, Мостафа Топрак сүзләренчә, Төркиядә дәрәҗәсе буенча икенче урындагы диңгез порты булуы. "Бу импорт һәм экспорт операцияләре өчен зур әһәмияткә ия. Транзит максатында без тагын бер порт төзергә җыенабыз”, - дип әйтте губернатор.
Татарстан белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүнең төп юнәлешләре итеп Мостафа Топрак медицина, мәгариф, сәнәгать һәм инновацион өлкәләрне атады.