Россия КАМАЗы һәм Төркия ВМСы ышанычлы партнерлар булырга мөмкин дип өметләнәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең ВМС автомобиль предприятиесе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте. Чара Төреия шәһәре Измирдә узды. Очрашуда шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ВМС компаниясе җитәкчелеге һәм Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
ВМС компаниясе җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановны сәламләп билгеләп үткәнчә, моңарчы алар КАМАЗ компаниясе вәкилләре белән очрашканнар, анда яклар үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышканнар. Аерым алганда, граждан һәм оборона машина төзелеше өлкәсендә уртак проектларны эшләү буенча ике эш төркеме төзү турында карар кабул иткәннәр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КАМАЗ компаниясе Россииядә иң эре предприятиедән санала, ул илнең оборона секторы өчен стратегик әһәмияткә ия. ВМС компаниясе үз чиратында – машина төзелеше өлкәсендә Төркиядә төп предприятие, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Россия һәм Төркия автомобильләр җитештерүчеләренең үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яхшы перспективалары бар, дип саный ул.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ВМС заводында чыгарылучы автомобильләрне карады. Күргәзмәдә йөк автомобильләре, хәрби йөк автомобильләре, махсус автомобильләр, автобуслар һәм бронялы хәрби техника тәкъдир ителде.