Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ белән очрашты

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Эрдоган Бекташ киләчәк үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов губернаторга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм бу региондагы сәнәгать һәм индустриаль зоналар үсеше белән яхшы таныш булуын әйтте. "Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасындагы тыгыз хезмәттәшлек кысаларында Татарстан белән Маниса провинциясе арасындагы багланышларны да үстерергә кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, регионнар арасындагы эшлекле хезмәттәшлекне үстерү өчен юнәлешләр күп. Бигрәк тә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы махсус сәнәгать һәм икътисад зоналарын оештыру мәсьәләләрен атады.

Маниса провинциясе губернаторы Татарстанның эре инвесторларны җәлеп итүдәге эшчәнлеген билгеләп үтте. "Алабуга" МИЗ Төркия эшкуарлары өчен перспектив мәйданчык, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International