Рөстәм Миңнеханов Маниса шәһәрендәге сәнәгать зонасында булды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса шәһәрендәге оешкан сәнәгать зонасында булды. Аны Маниса оешкан сәнәгать зонасы директоры Сәид Төреки, Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Маниса сәнәгать зонасы резидент компанияләре җитәкчеләре озата йөрде.

Сәид Төреки билгеләп үткәнчә, Маниса оешкан сәнәгать зонасы тарихы 1966 елдан башлана. Бүген зонаның гомуми мәйданы 960 га тәшкил итә, анда 200 предприятие эшли. 2014 елда тышкы сәүдә әйләнеше 8,1 млрд. доллар булган. Маниса Төркиянең оешкан сәнәгать зоналары арасында җитештерү күләмнәре буенча беренче урынны били, диде Сәид Төреки.

Сәнәгать зонасында автомобильләр төзелеше, цемент җитештерү, төзелеш материаллары, азык-төлек, химия һәм башка тармаклар бар.

Тәкъдир итү азагында Рөстәм Миңнеханов Маниса сәнәгать зонасының резидент компанияләре җитәкчеләре белән сөйләште. "Без Төркия Республиканың эшлекле даирәләре белән очрашуга һәрвакыт шат. Бу региональра хезмәттәшлекне үстерергә ярдәм итә", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Төркия - Татарстанның әйдәүче стратегик партнеры, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре – энергетика, автомобиль төзелеше, химия тармагы һәм башкалар, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Төркия эшкуарларын Казанга ел саен уздырыла торган KAZANSUMMIT икътисадый форумына чакырды.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Маниса сәнәгать зонасы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "Тирсан Кардан" (төрле сериядәге автомобильләр өчен кардан валлары җитештерү) һәм "VESTEL" (көнкүреш электроникасы, вак һәм эре көнкүреш техникасы эшләү һәм чыгару) компанияләренең җитештерү мәйданчыкларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International