Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров – Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карауга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.
Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Башта Рөстәм Миңнеханов 1910 елда төзелгән “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын карады. Узган гасырның уртасыннан анда КДМУ 1 нче шәһәр хастаханәсе урнашкан булган.
Рөстәм Миңнехановка тарихи бинаны реконструкцияләү проектын күрсәттеләр. Инвесторы – Төркия компаниясе. Төзекләндерүдән соң Шамов хастаханәсен кунакханәгә бирү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке бизәлеш һәм фасад күренеше эскизлары белән танышты.
«Проект кызык. Безгә тарихи объектны саклау һәм аның гамәлдә булуы мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге проектны, тәкъдимнәр һәм кисәтмәләрне кертеп, эшләп бетерергә йөкләде.
Шуннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Тукай мәйданына юнәлде. Анда Рөстәм Миңнеханов Бутлеров-Некрасов урамнарындагы төзелеш проекты белән танышты.
Инвесторлар М.Вахитов һәйкәле янындагы территориядә объектлар төзү проектын тәкъдим итте. Аның буенча һәйкәлле калкулык кагылмаган килеш кала, әмма Бутлеров урамы ягыннан масштаблы төзелеш планлаштырыла.
Әлеге проект турында сөйләшү барышында Олеся Балтусова тәкъдим ителгән төзелешнең тарихи ландшафт белән масштаб буенча туры килмәвенә игътибар итте. Татарстанның ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, Тихомирнов һәм Бутлеров урамына транспорт йөкләнеше арту, коллапса китерә алуын кисәтте. Ә Наталия Фишман әлеге кишәрлекне яшелләндерү яклы дәлилләр китерде.
Рөстәм Миңнеханов Төркия партнерларына территориядә төзелешнең төрле вариантларын эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге концепцияне Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән эшләп бететергә йөкләде.