Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты

2015 елның 24 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара аэропортының сөйләшүләр алып бару залында үтте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Нихат Зәйбәкҗи берничә актуаль мәсьәлә буенча фикер алыштылар, хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Төркия Республикасы Россия регионы буларак Татарстан Республикасының алдынгы икътисадый партнерларының берсе булып кала.

Ул, аерым алганда, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә Төркия производстволары үсеше турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук Төркия икътисадының динамик үсешен билгеләп үтте. «Без илегезнең ничек уңай якка үзгәреп торуын, икътисад үсешен, хөкүмәтегезнең бизнес үсешенә уңай шартлар булдыруын күрәбез», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Нихат Зәйбәкҗи Казанга бер көнлек эш визиты белән килде, ул 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасында катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International