Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге заман дөньясында шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр социаль-икътисадый, гуманитар үсеш мәсьәләләрендә әһәмиятле роль уйныйлар

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде. 

Чара Казан Ратушасында узды, анда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, БШҖХның 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, РФ Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты. 

Конгрессның төп темасы - «Глобаль үсеш өчен җирле карарлар: Евразия интеграциясенә таба». Утырыш Евразия хезмттәшлеген һәм Евразия геосәяси регионы берлеген ныгыту, глобаль карарлар кабул итүгә җирле хакимиятләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Утырышны “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (БШҖХ) бөтендөнья оешмасы президентташы, әлеге оешманың Евразия региональ бүлеге президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ачты. Ул Татарстан башкаласы кунакларын чын күңелдән сәламләде һәм бу әһәмиятле чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай ук конгресста катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул БШҖХ җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм җирле хакимиятләр ихтыяҗларын яклаулары өчен рәхмәт белдерде. Аеруча Рөстәм Миңнеханов “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасы президенты, Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбашның гаять зур ролен ассызыклады. «Кызганычка каршы, кайбер сәбәпләр аркасында ул Казанга килә алмады, ләкин без эшебездә һәрвакыт аның ярдәмен сизәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлегенең штаб-фатиры урнашкан.

«Биредә бүген 150дән артык шәһәр һәм муниципалитет вәкилләре җыелуы шатлыклы, алар глобаль процессларда  җирле хакимият роле турында сөйләшәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Евразия бүлеге Евразия интеграциясе процессларын хуплауга юнәлгән 12 ил вәкилен берләштерә. Алар югары халыкара дәрәҗәдә муниципаль хакимият органнары ихтыяҗларын яклый, аларның конкурентлыкка сәләтлеген үстерә». 

Хәзерге заман дөньясында шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр социаль-икътисадый, гуманитар үсеш мәсьәләләрендә әһәмиятле роль уйныйлар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов,  муниципалитетларга милли һәм региональ дәрәҗәдән күбрәк вәкаләтләр бирәләр һәм җирле хакимият органнарына күбрәк җаваплылык йөклиләр, мәсьәләләрне хәл итүдә бердәм алымнар эшләүне таләп итәләр.

«Евразия бүген – бердәм тарих, менталитет һәм гореф-гадәтләре булган геосәсяси регион. Безнең, халыкара оешмаларга һәм интситутларга таянып, уңышлы интеграция һәм тигезлек принципларында үсешкә бөтен шартлар бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Казан – Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында әһәмиятле берләштерүче көч. Татарстан регионнар һәм җирле хакимиятләрнең икътисадый, фәнни-мәгариф, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлегенә актив рәвештә ярдәм итә». 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук искәрткәнчә, регион дөнья икътисадына интеграцияләнгән, чит ил компанияләренең Россия базарына чыгу өчен уңай шартлар тәкъдим итә. Соңгы биш елда Татарстанга 7 млрд доллар күләмендә чит ил инвестицияләре җәлеп ителде, 1400 чит ил капиталы катнашында заманча предприятие ачылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең иң күп төрле милләт вәкилләре яшәгән регионнарының берсе.

«Татарстанда 170кә якын милләт һәм этнос вәкилләре яши. Без күп төрле дөнья мәдәниятләре гадәтләрен саклыйбыз, - дип ассызыклады ул. – Дуслык һәм татулык принципларын ныгытабыз. Безнең тату милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне  ныгытуда тәҗрибәбезгә ихтыяҗ бар: Россия Президенты Владимир Путин, миңа ышаныч белдереп, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкләргә йөкләде». 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Казан эре халыкара чараларны уздыруга җайлы урынга әйләнде. Ул Казандагы конгрессның алга таба уңышлы багланышларга нигез булачагына ышануын белдерде.

Утырыш кысаларында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия һәм Азия-Тын океан бүлекләре арасында хезмәттәшлек итүләре турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International