Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште

2015 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.

Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига НазарбаеваРоссия һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Ул Президент сайлау кампаниясенең нәитҗәләре турында хәбәр итте һәм Рөстәм Миңнехановка сайлаучыларның 94,4 % тавышларын бирүне һәм сайлауларда сайлаучыларның 84,2 % катнашуын ассызыклады.

Шуннан залга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын һәм Татарстан Республикасы Президенты штандартын керттеләр. Татарстан Республикасы Конституциясенә кулын куеп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына тугрылыклы булырга ант итте.

Аннары Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Сүзне РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алды. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановка юллаган котлавын укыды. Үзеннән Тулы вәкаләтле вәкил өстәп әйткәнчә, Рөстәм Миңнехановның сайлауларда җиңүе – күп еллык хезмәт, бөтен ил һәм республика үсешенә гамәлгә ашырылучы күпчелек проктлар һәм мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү нәтиҗәсе ул.

«Рөстәм Нургали улы – “үз-үзен ясаган” кеше дип әйтеп була. Гади авыл егетеннән башлап, ул бер баскычны да сикереп үтмәгән: район, министрлык, хөкүмәт белән җитәкчелек иткән һәм менә Татарстан Республикасы Президентына икенче срокка сайланды. Ул беркайчан да моннан китмәгән һәм аның тормышы һәм эшчәнлегенең бөтен мәгънәсе – Татарстан Республикасы үсеше һәм биредә яшәүче кешеләрнең иминлеге», - диде Михаил Бабич.

Шулай ук ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевны да котлады. Аның сүзләренчә, М.Шәймиев республиканың тотрыклы үсешенә нигез салган.

Казахстан Президенты исеменнән Татарстан Президентын котлау текстын Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева укыды.  

Рәирт Мөхәммәтшин РФ Хөкүмәте Рәисе дмитрий Медведев, Төркия Президенты Рәдҗәп Эрдоган, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Ияд Мәдәни, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, РФ Федераль Җыелышының Федераль Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкин исеменнән килгән котлауларны укыды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышында ассызыклаганча, Рөстәм Миңнехановның беренче сроктагы президентлыгын инновацияләр һәм инвестициләр үсеше нигездә гаять көчле социаль-икътисадый үсеш чоры дип атап була.  «Белдеклелек, максатчанлык һәм искитәрлек дәрәҗәдә эшкә сәләтлеге Рөстәм Нургали улына халкыбызның тормыш дәрәҗәсен озак вакытка яхшыруын тәэмин итүче бик зур һәм перспектив проектларны билгеләп, гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде М.Шәймиев.

Аның сүзләренчә, президент үзе һәм Татарстан Республикасы югары вазыйфаи заты атамасы – президент та халык күңеленә хуш килә. «Күп милләтле республикага бик мөһим – бу атама безне берләштерә.  Һәм бик көчле берләштерә. Чынки бу сүз татар теленә дә, рус теленә дә тәрҗемә ителми. Шунда көч һәм абруй», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.

Аннан Рөстәм Миңнехановны Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи үз исеменнән һәм Төркия Президенты исеменнән котлады.

Шулай ук «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлеев тантаналы чыгыш ясадылар.    

Үзенең җавап сүзендә Рөстәм Миңнеханов барлык сайлаучыларга тавыш бирүләре һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәтенә Татарстан республикасы проектларын хуплаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде

«Минем сайлануымны Татарстанда тынычлык, бердәмлек һәм татулыкны саклауга юнәлдерелгән сәясәткә, социаль-икътисадый үсешнең югары темпларын һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга  тавыш бирү дип саныйм, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул “Бердәм Россия” сәяси партиясенә аның кандидатурасын сайлауларга чыгарулары өчен, трибуналарда чыгыш ясаганда республика һәм шәхсән аның эшенә югары бәя бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Аеруча ул Татарстан Республикасы беренче Президенты Минтимер Шәймиевка рәхмәт белдерде.

«Соңгы еллардагы авырлыкларга карамастан, Татарстан уңышлы үсеп бара. Без барлык социаль программаларны саклап калдык. Күптән түгел кабул ителгән “Стратегия-2030” республика киләчәгенә яңа рәвештә каруны тәкъдим итә. Әлеге документта төп максатның кеше капиталын үстерү булуы бик тә мөһим. Бу икътисадый сәясәтнең өстенлекле бурычларын билгеләүгә заманча һәм новаторлы караш, аны республиканың алдынгы экспертлары һәм җәмәгатьчелеге хупладыи», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һәм күп милләтле Россиянең чын патриотларын тәрбияләү мөһим бурыч булуына басым ясады. “Бу нисбәттән, яшьләргә аеруча зур өметләр баглыйбыз. Яшьләр оешмалары күпкә мөстәкыйль һәм инициативалы була бара. Татарстанның киләчәге ышанычлы кулларда булуына ышанам”, - диде ул.

Р.Миңнеханов дәүләт төзелеше өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр күп булуын билгеләп узды. “Республикада нәтиҗәле программа булырга тиеш. Административ каршылыкларны юкка чыгару, коррупциягә кашы көрәшне көчәйтүне, Татарстан Президенты буларак, мөһим бурычларым дип саныйм”, - диде ул.

Ул ассызыклаганча, татарстанлылар Казанның Россиянең спорт башкаласы булуы белән горурлана алалар. Ил җитәкчелеге ярдәме белән Татарстанда Универсиада, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты уңышлы узды, дип әйтте ул.

Татарстан Президентының алга таба эшчәнлеге юнәлешләре турында ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында хәбәр итәчәк.

“Киләчәктә безне саллы һәм кызыклы эш көтә. Татарстан Президенты буларак, бу эш интенсив һәм нәтиҗәле барсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Бергәләп бик күп үрләрне яулаячакбыз. Хәерле сәгатьтә, Татарстан! Барыгызга да бик зур рәхмәт!” – дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International