Татарстан һәм Төркия клиникаларының үзара йогынты ясауның яңа мөмкинлекләре

2015 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республиканың сәламәтлек саклау министры  А.Ю. Вафин башлыгында Татарстанның сәламәтлек саклау белгечләренең делегациясе хәзерге заман медицина технологияләре һәм дәвалау алымнары өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту максаты белән Төркия Республикасына килеп китте.

Визит барышында Төркия Республикасының әйдәүче дәвалау оешмаларына – Истанбулның хәзерге заман клиникаларының берсенә «Liv Hospital» һәм «Мемориал» медицина төркеме составына керүче «Мемориал-Шишли» киникасына барулар булды . Трансплантология, нейрохирургия һәм йөрәк-кан тамырлары  хирургиясе, онкология, роботлаштырылган хирургия – клиникаларның эшчәнлекләрендә иң уңышлы юнәлешләре.

«Мемориал-Шишли» киникасы җитәкчеләре Татарстан Республикасының дәвалау оешмалары белән хезмәттәшлекнең үсешенә һәм үзара йогынты ясауга зур кызыксыну белдерделәр.

Телеконсультацияләр юнәлешләрен үстерү, катлаулы диагностик очраклар вакытында консилиумнарны бергәләп уздыру ниятләнә, Төркия һәм Татарстан әйдәүче клиникаларында белгечләрнең бергәләп стажировкаларны уздыру планлаштырыла.

Дәүләт-хосусый партнерлык чикләрендә Казанда БРКХ җирлегендә балалар реабилитацияләү үзәген оештыру ниятләре турында килешүгә кул кую булды.

Килешү чикләрендә шулай укТатарстан Республикасының һәм Идел буе федераль округының балалары өчен реабилитацияне үстерү максаты белән бергәләп укыту проектлары һәм белгечләрне хәзерләү алдан исәпкә алына. Үзәктә Россиядә һәм чит илләрдә куллана торган иң яңа реабилитацион технологияләр тәкъдим ителәчәкләр, дип планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International