Рөстәм Миңнеханов һәм «Pİ MAKİNA» компаниясе җитәкчелеге төзелеш техникасын бергәләп җитештерү перспективалары турында фикер алышты

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасы җитештерү буенча Төркия компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән очрашты.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар катнашты. 

Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын карадылар, аерым алганда, төзелеш техникасын бергәләп җитештерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.   

Бүген Хаҗи Сары республиканың машина төзелеше комплексы предаприятиеләрендә булырга ниятли, шулардан: «КАМАЗ», «ЕлАЗ» заводлары һәм «Алабуга» МИЗ җитештерү мәйданчыклары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International