Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән очрашты.
ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнаштылар.
Татарстан Президенты ел саен очрашулар яхшы гадәткә кергәнен билгеләп үтте. “Без вәкиллекләребез эшен системалырак, нәтиҗәле итәргә тырышабыз, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Мин соңгы вакытта вәкиллекләр эше төгәлрәк бара һәм нәтиҗә ясап була дип саныйм”.
ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов узган елның октябрендә республика вәкиллекләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов куелган йөкләмәләр үтәлүе хакында белдерде. Шулай, ТР башкарма хакимият вәкиллекле органнары катнашында даими видеоконференцияләр уздырыла. Р.Гыматдинов сүзләренчә, Иннополис, Инвестицион үсеш агентлыгы, “Алабуга” МИЗ вәкилләре белән инвесторларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрелә.
ТР Президенты ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, былтыргы очрашу нәтиҗәләре буенча Дубайда вәкиллек ачылды, ул БГӘ генә түел, ә күрше төбәкләрдә дә эш итәчәк. Чиратта, Кытайда Татарстан вәкиллеген ачу, күптән түгел Әзербайҗанда ТРның яңа вәкиле билгеләнде.
Шул ук вакытта Радик Гыйматдинов фикеренчә, вәкиллекләр потенциалы тулысынча файдаланылмый, шуңа бәйле рәвештә ул аларның эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атна саен ТР хакимияте башкарма органнары вәкилләрен чакырып аерым темалар буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрүне йөкләде.
Очрашуда Татарстанның төбәк һәм чит ил вәкилләре, шулай ук республикадан читтә эшләүче ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре докладлар белән чыгыш ясады. Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты ТР вәкиллекләре эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча бурычлар куйды. Әйтик, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов вәкиллекләргә төгәлрәк, конкретрак бурычлар куерга, алар эшенең эффективлыгын билгеләү системасын булдырырга тәкъдим итте.