Татарстан Президенты "Шишеджам" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 4 марты, сишәмбе

"Алабуга" МИЗ территориясендә "Шишеджам" компаниясе заводларын төзү проекты мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм генераль директоры Әхмәт Кырман җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашу барышында сүз барды.


"Шишеджам" компаниясе "Алабуга" МИЗда листлы һәм автомобиль пыялаларын чыгару заводын төзи. Төзелешкә инвестицияләр күләме - 10 миллиард сумнан артык.

"Мин безнең чираттагы очрашуыбызга шит. Без Татарстан һәм Төркиянең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекләрен югарырак дәрәҗәгә күтәрергә миөмкинлекләре булуын аңлыйбыз", - дип сәламләде Төркия делегациясен Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Төркия Республикасы бүгенге көндә Татарстанның иң эре партнерларының берсе икәнен билгеләп үтте. ТРда Төркия катнашында 278 уртак предприятие теркәлгән, игълан ителгән инвестицияләр күләме - 1,5 млрд доллар тирәсе. Һәм бөтен проектлар да уңышлы гамәлгә ашырыла.


"Без сезнең компаниягә, шәхсән сезнең Татарстанда ашырыла торган инвестицион проектыгыз өчен рәхмәтле, - дип әйтте Р.Миңнеханов Әхмәт Кырманга. - Бу Россия-Төркия мөнәсәбәтләре өчен бик мөһим проект".

Әхмәт Кырман үз чиратында Рөстәм Миңнехановка "Шишеджам" проектына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Президентыназаводны эшләтеп җибәрер алдыннан булган берничә мәсьәлә турында хәбәр итте.


"Без проект уңышлы булсын өчен барысын да эшлиячәкбез. Заводны төзү белән генә тукталмыйча. аның эффектив эшчәнлеген дә тәэмин итү мөһим", - дип белдерде рөстәм Миңнеханов. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International