Татарстан җитәкчелеге Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм аларны киңәйтергә ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым белән очрашуда хәбәр итте. Республиканы ассоциация әгъзаларына тәкъдир итәр алдыннан Мәскәүдә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Өмет Ярдымга һәм Нәкый Караасланга Төркиянең эре предприятиеләре вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсә, Татарстан Республикасында Төркия компанияләренең эре инвестицион проектлары гамәлгә ашырыла.
«Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, багланышларыбыз ныгуга зур әһәмият бирә», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, 1 декабрьдә Анкарада Төркия-Россия башлыклары Владимир Путин һәм Рәҗип Эрдоган катнашында шушы дәүләтләрнең зур форумы узачак, һәм Татарстан Республикасы делегациясе дә анда катнашачак.
Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым үз чиратында бу визит Төркия белән Татарстан арасындагы багланышларның киләчәк үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.
Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан Татарстан Республикасы Президентына ассоциация әгъзалары өчен Татарстан Республикасын тәкъдир итүдә катнашуына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Төркия бизнесменнары Татарстан белән хезмәттәшлекне, аерым алганда, автокомпонентлар производстволары булдыруны үстерергә телиләр.
«Сез бик дөрес билгеләп үткәнчә, Россиядә автокомпонентлар производстволарын үстерү потенциалы зур, - дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов Нәкый Караасланга. – Россиядә бүген дөньяның барлык эре автоҗитештерүчеләре диярлек эшчәнлек алып бара. Безнең республикада гына да ике эре автозавод бар, Татарстан тирәли дә автомобиль предприятиеләре күп. Шуңа күрә Төркия коллегаларының автокомпонентлар җитештерүдәге тәҗрибәсе безнең өчен бик мөһим».
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика автокомпонентлар җитештерүдә Төркия белән хезмәттәшлек итә инде. «Алабуга» МИЗда «Джошкуноз» компаниясе «КАМАЗ» белән бергәләп уртак «Тирсан Кардан» предприятиесе булдырды. Әмма, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бу юнәлештә эшчәнлекне арттыра төшәргә кирәк.
«Төркиядә «Форд» җирле автокомпонентларны бик киң кулланыла, һәм Татарстанда да Төркия компанияләре төп компонентлар китереп торучы булырга мөмкин», - дип саный Р.Миңнеханов.
Аның фикеренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре күп. Шул исәптән туризм - республика Төркия гражданнары өчен кызыклы булырга мөмкин. Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Төркия медицина компанияләрен дә җәлеп итәргә кирәк.
Нәкый Карааслан шулай ук хәбәр иткәнчә, Төркия эшкуарлары Россиядә эре компанияләргә хезмәт күрсәтүче зур булмаган производстволар булдырырга тели.
«Нәкъ менә шундый производстволар өчен без Татарстанда индустриаль парклар төзибез дә инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кече һәм урта бизнеска шундый таяныч кирәк». Татарстан Республикасы Президенты Төркия эшкуарларына «Алабуга» МИЗдагы «Кастамону Энтегре» заводында җитештерелә торган чималдан мебель эшләп чыгарырга тәкъдим итте.