Бүген Анкарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Мәүлит Чавушоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Анкара мэры Мәлих Гекчек һәм Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Төркия ТЭМ башлыгы Татарстан Республикасы Президенты белән очрашканы бар, ул, Европа Советының Парламент ассамблеясе рәисе һәм Төркия Республикасының Европа эшләре буенча министры вазыйфаларын башкарганда, Казанда булган иде.
Бүген, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Мәүлит Чавушоглу Татарстан Республикасы Президентына Казанда, шул исәптән быел июнь аенда «Казансаммит-2014» форумында килгән чакта да, җылы каршы алуы өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, министрга Төркия һәм Татарстан мөнәсәбәтләрен үстерү өчен ниләр эшләнгәне турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты сөйләгәнчә, “Алабуга” МИЗда ике яңа предприятие эшләтеп җибәрелде, ә якын арада икъсадый зонада төрек резидентларының башка заводлары да ачылырга тора.
Мәүлит Чавушоглу Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсен билгеләде һәм Рөстәм Миңнехановны алга таба да әлеге мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәргә әзер булуында ышандырды.