Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зорлу Холдинг» компаниясе идарәсе рәисе Әхмәт Зорлу белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «КЭР-Холдинг» компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Яклар үзара кызыклы булган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Беренче мәсьәлә – Татарстан Республикасы потенциалын кулланып, тукыма кластерын булдыру. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу юнәлеш, нигезендә синтетик материаллар ятса, өметле. Әлеге заманча кластрны булдыруда бездәге чимал мөмкинлекләрен һәм ресурсларны файдаланырга кирәк, дип әйтте ул. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча әлеге юнәлешне үстерү мөмкинлекләрен өйрәнергә тиешле эш төркеме оештырыла. Республика ягыннан эш төркеменә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ вәкилләре керәчәк.
Очрашуда катнашучылар фикер алышкан икенче мәсьәлә – Татарстан территориясендә электр энергиясен эшләтеп чыгару өлкәсендә уртак проектлар булдыру, аерым алганда, Казанда.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген республика башкаласында электр энергиясе җитмәү күзәтелә. Бигрәк тә бу Казанның Республика клиник хастаханәсе (РКХ) тирәсендәге районда, шулай ук резидент-компанияләрнең “Алабуга” МИЗ, анда резидент-компанияләрнең электр энергиясенә ихтыяҗлары арта бара. Бу мәсьәләне өйрәнү өчен составына энергетика өлкәсендәге белгечләр кергән эш төркеме булдырыла.