"Татарстан белән Эгей регионы арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык булган икътисадый потенциалны файдаланырга кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген Эгей регионы Сәнәгать палатасы рәисе Эндер Йорганҗилар белән очрашуда хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Измир провинциясе эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасында.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасына күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Төркия – безнең әйдәүче чит ил партнерларыбызның берсе, диде ул, Татарстан-Төркия багланышлары бүген нефть химиясе, машина төзелеше, агач эшкәртү һәм башка тармакларда актив үсә. "Алабуга" МИЗда шактый гына Төркия предприятиеләре эшчәнлек алып бара, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
"Эфес" Төркия сыра компаниясе – Татарстан Республикасында иң эре салым түләүчеләрнең берсе, ә "Дизайн групп" компаниясе (пластик торбалар җитештерү) теплица комбинатлары төзү буенча яңа масштаблы проект эшләтеп җибәрергә ниятли. "Төркия партнерларыбыз белән эштән без канәгать, әмма тышкы сәүдә күрсәткечләрен карагач (2014 елда 506,8 млн. доллар), без омтылыр нәрсәләр барын аңлыйбыз", - диде ул.
Бизнес-элемтәләрне үстерү өчен регионнарның булган икътисадый потенциалын файдаланырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. "Татарстанда химия, нефть эшкәртү, машина төзелеше тармаклары алга киткән. Без инновацион үсешкә омтылабыз. Республикада югары технологияләр өлкәсендә технопарклар, инжиниринг үзәкләре һәм башкалар эшләп килә. Төркиядә исә текстиль продукциясе җитештерү алга киткән", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Эндер Йорганҗилар билгеләп үткәнчә, Эгей регионы Сәнәгать палатасы 1954 елда оешкан. Аның сүзләренә караганда, бүген регионда 15 оешкан сәнәгать зонасы эшчәнлек алып бара. Эгей регионы бер үк вакытта Европа һәм Көнчыгыш базарларына чыга, диде Эндер Йорганҗилар, чөнки без экспорт продукция җитештерү буенча Төркиядә Стамбулдан соң икенче урында торабыз – елына 9,6 млрд. доллар.
"Бүген 2130 чит ил компаниясе Эгей регионында эшли. Шулардан 48 компания Россия капиталы катнашында", - диде Эгей регионы Сәнәгать палатасы рәисе.
Эндер Йорганҗилар билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан белән Эгей регионы арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен бөтен шартлар да бар.
Аннары очрашуда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы территориясендә чит ил инвесторлары белән эшләү турында "Алабуга" МИЗ ППТ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев чыгыш ясады.
Азактан Эгей регионы Сәнәгать палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.