Рөстәм Миңнеханов уртак махсус икътисадый зона булдыру турында Төркия партнёрлары белән фикер алышты

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гебзе» (Төркия) сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук  Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин һәм башкалар катнашты.

Әңгәмәнең төп темасы – Татарстан территориясендә уртак махсус икътисадый зона булдыру.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Вахит Йылдырымга быел октябрь аенда «Гебзе» сәнәгать зонасына Татарстан делегациясе визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, махсус зона җитәкчелегенең күп кенә карарлары Татарстан ягында кызыксыну уятты. «Сезнең бу өлкәдә эшне оештыру буенча җитди тәҗрибәгез бар. Сәнәгать зоналары булдырганда без сезнең эшләнмәләрне кулланырга, шулай ук бу эшкә сезне дә җәлеп итәргә телибез», -– диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүнең берничә варианты бар: гамәлдәге махсус икътисадый зоналарын үстерү өчен «Гебзе» җитәкчелеге тәҗрибәсен куллану йә бөтенләй яңа мәйданчык булдыру.

«Безнең перспектив проектыбыз бар – Свияжск мультимодаль логистик үзәге. Ул  Казаннан 30-40 километрда урнашкан. Без анда елга портын күчерергә ниятлибез, тимер юл бар, янәшәдә М-7 федераль трасса уза. Бу комплекс белән янәшә безгә яңа сәнәгать зонасы булдырырга кирәктер, мөгаен», - дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

Вахит Йылдырым Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Мисырда Россия самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Гебзе» сәнәгать зонасы идарәсе рәисе билгеләп үткәнчә, Төркиядә берничә дистә еллар дәвамында сәнәгать зоналарын үстерү системасы эшләп килә. «Күп еллык эш нәтиҗәсе буларак эшләр җайга салынган, күп кенә җитди мәсьәләләр тиз араларда хәл ителәләр», - диде ул.

Вахит Йылдырым билгеләп үткәнчә, бүген Төркия сәнәгать зоналары территориясендә 7,5 меңнән артык предприятие эшли, 2 млн. кеше үзенә эш тапкан. 

«Без сезнең Татарстанда эшләнгән модельне кулланасыбыз килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында без яңа мәйданчыкка чит илләр предприятиеләрен җәлеп итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Иң мөһиме – безнең резидентлар», - диде кунак.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Вахит Йылдырым киләчәк проектны эшләү өчен уртак эш төркеме булдыру турында сөйләшеп  килештеләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International