ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Презхиденты Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән делегацияләр җитәкчеләре белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Умит Ярдым белән очрашты.


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
«Кастамону Энтегре» төрек компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерү бенча “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә яңа заводы ачылды. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсель Эроглу белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Догуш” төрек холдингы Идарә рәисе Фәрит Шахенк белән очрашты. 


23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Турхан Дилмач белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

29
август, 2014 ел
җомга
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау производствосын эшләтеп җибәрделәр. 

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International