ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи МИЗның Төркия резидент компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Нихат Зәйбәкҗиның Татарстанга визиты – Татарстан Республикасы белән Төркия партнёрлары арасында тулы масштаблы хезмәттәшлекне яңартып җибәрү өчен яхшы этәргеч. 

Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты. 


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Мир холдинг» һәм «Дизайн груп» (Төркия) компанияләре Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гебзе» (Төркия) сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Республиканың сәламәтлек саклау министры  А.Ю. Вафин башлыгында Татарстанның сәламәтлек саклау белгечләренең делегациясе хәзерге заман медицина технологияләре һәм дәвалау алымнары өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту максаты белән Төркия Республикасына килеп китте.


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.


31
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде. 


24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу “Казан” халыкара аэропортының сөйләшүләр алып бару залында үтте.


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров – Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карауга багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Маниса шәһәрендәге оешкан сәнәгать зонасында булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International