ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2013 ел
шимбә
Татар халык бәйрәме Сабантуй бүген Төркия шәһәре Искешәһәрдә булды. Бәйрәм мәйданчыгы итеп "Шәһри Дәрья" паркы сайланган. 
Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Искешәһәрнең Сәүдә палатасында булды һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инветиция потенциалы презентациясен уздырды. 
Бүген тарихи Одунпазары районында (Искешәһәр, Төркия Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Искешәһәр провинциясе губернаторы Гюнгер Азим Туна, Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут һәм Одунпазары районы башлыгы Бурхан Сакаллы катнашында Татар мәдәни үзәге ачылу танатанасы узды. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна һәм Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут белән очрашты. Очрашу “Анемон” отеле конференц-залында узды (Искешәһәр ш, Төркия).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәргә (Төркия Республикас) бер көнлек эш визиты белән килде.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Төркия Республикасының Бурса провинциясе белән автокомпонентлар җитештерү, җиңел сәнәгать, сәламәтлек, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксына.

2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бу көннәрдә Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены вице-спикеры Мераль Акшенер җитәкчелегендә парламент делегациясе - Казанда эшлекле сәфәрдә. Бүген кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International